Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә санитар-эпидемиология кагыйдәләре буенча Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә киңәшмә уздырдылар. Ул конференция элемтәсе режимында узды. Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары - республика районнарының баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) һәм республиканың ветеринария хезмәте урак хезмәттәшлек итеп, халыкны куркынычсыз һәм сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатларында, яңа санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (СанПиН) өстендә эш алып баралар.