Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.Ветеринария белгечләренең эшлекле очрашуы Алмаз Хисаметдиновның чыгыш белән башланды.
Киңәшмә эше барышында беренче булып эпизоотиягә каршы чаралар оештыру һәм хайваннарның йогышлы авырулары бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлеше турында ххисап белән чыгыш ясады.
Агымдагы елның беренче кварталында мөгезле эре терлекне саклап калу темасына дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов сөйләде. Әлеге зур мәсьәләргә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе кварталга бурычлар билгеләде.