Алмаз Хисаметдинов Буа районында IV "Яшь белгечләр" WorldSkills Russia-2021 төбәк чемпионатының тантаналы ачылышында катнашты

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Буа районында IV "Яшь белгечләр" WorldSkills Russia-2021 төбәк чемпионатының тантаналы ачылышында катнашты. 

Төбәк чемпионатын ачу тантанасы Буа ветеринария техникумында узды. Иң элек тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сәламләде. Шулай ук Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов, Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин да студентларга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. 

Әлеге ярышларда «Ветеринария» компетенциясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына беркетелгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе WorldSkills стандартлары буенча чемпионатны уздыруга әзерлектә һәрьяклы ярдәм күрсәтә. ⠀

Ел саен республиканың ветеринария техникумнары һәм ветеринария академиясе студентлары арасында сайлап алу турлары үткәрелә. Моннан тыш, Идарә тарафыннан дәүләт ветеринария учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан WorldSkills стандартлары буенча демонстрацион имтихан һәм имтихан үткәрү комиссиясендә эшләү өчен экспертлар җибәрелә.

Исегезгә төшерәбез, "Яшь профессионаллар" Worldskills Russia IX илкүләм чемпионатында "Ветеринария" компетенциясе буенча Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенты Татьяна Спирина җиңде. Татарстаннан икенче катнашучы Екатерина Әхмәтҗанова яшүсмерләр командасында икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International