Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Киңәшмә барышында районнарда эпизоотиягә каршы көзге чаралар планын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук авырулар буенча: котыру авыруы, мөгезле эре терлек лейкозы, туберкулез буенча статистика китерелде. Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы елның 9 аенда мөгезле эре терлекләрнең баш анын саклау буенча башкарылган эшләргә анализ ясалды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү буенча эшләрнең үтәлеше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов хәбәр итте. Доклад барышында терлекләрне идентификацияләү проекты ветеринария өлкәсендә һәм гомумән авыл хуҗалыгында бик кирәкле проект булуы әйтелде. Чөнки идентификация һәм цифрлаштыру киләчәктә терлекләрнең баш санын һәм йөрешен күзәтү эшен җиңеләйтәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Никоновның коррупциягә каршы сәясәт буенча доклады соңгы чыгыш булды.