ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Котыру авыруы безнең эрага кадәр кешегә билгеле булган иң борынгы инфекция дип санала. Авыру ел саен дөньяда 50 меңгә якын кешенең үлеменә китерә. 40% очракта балалар үлә. 2030 елга дөньяда бу авырудан кешеләрнең үлемен нульгә кадәр киметергә планлаштыралар.

2023 елга хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашырганда закон саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасы проекты


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районы Әдәмсә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Цифра дәресе" үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, район башлыклары, инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашында айлык киңәшмә узды. Урып-җыюны тәмамлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, быелның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар, Татарстан Республикасындагы эпизоотия хәле буенча сөйләштеләр.

Евразия икътисадый берлеге советының таможня территориясендә ветеринариядә диагностика өчен кулланыла торган чараларның әйләнешентә булуын җайга салуның бердәм кагыйдәләрен кабул итте. Әлеге кагыйдәләр Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстан илләре өчен бердәм булачак.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Германиянең Evonik компаниясе кошчылык продукциясенә тест үткәрү ысулын эшләде, ул кош-кортны тоту һәм ашату ысулларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Эпигенетик тестлау ысуллары ярдәмендә әйләнә-тирә мохитнең хайваннар генетик материалына йогынтысын билгеләргә мөмкин.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Зәй, Сарман, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Ютазы, Яшел Үзән, Биектау, Әгерҗе, Чистай, Алексеевск районнарының терлек чалу пунктларында ветеринария-санитария экспертизасы табибларының эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Бүген Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә республиканың ветеринария-санитария экспертларының квалификациясен күтәрү буенча курслар ачылды. Шуңа бәйле рәвештә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов укучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы белем бирүләрен теләде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы хайваннарны чалу һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү кагыйдәләренә төзәтмәләр проектын әзерләде, алар 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре «Илкүләм кросс - 2022» Бөтенроссия йөгерү ярышларында катнаштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International