ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Өлкәннәргә күп кирәкми - җылы сүз, игътибар, ярдәм кулы сузу, яшь буынның хөрмәте алар өчен бик зур әһәмияткә ия. Әлеге көн 1991 елдан халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Өлкәннәр көнен һәр җирдә көз аеның беренче көнендә - 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән. Сүз уңаеннан, бу дата очраклы сайланмаган: олыгаю чоры - көз кебек алтын вакыт, дигән фикер яшәп килә.

Республика районнарында дәүләт ветеринария берләшмәләренең баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан кошларның гриппын һәм дуңгызларның Африка чумасын булдырмау буенча аңлату эшләре алып барыла. Дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар милекчеләренә африка чумасы вирусын хуҗалыклар территориясенә кертүне булдырмау өчен бик җаваплы булуы таләп ителә. Әлеге авыру буенча эпизоотия вазгыяте киеренке булу сәбәпле альтернатив терлекчелеккә өстенлек бирергә киңәш ителә.

Илдә кош гриппы буенча эпизоотия вазгыятенең киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе күчмә кошларның көзге миграция чорында кош гриппы вирусы йогу куркынычы зур булуын искә төшерә. Киек кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.

Домодедово һәм Подольск буенча ветеринария станциясе хезмәткәрләре «Домодедовская экоферма» хуҗалыгында ачыкланган кәҗәләрнең контагиоз дерматиты чыганагын тиз арада юк иткәннәр. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хөкүмәте сайты төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Авыруны Альп токымлы сигез кәҗәдә тапканнар, дип хәбәр итте Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, төбәкнең дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесе Сергей Воскресенский.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республика ветеринария лабораториясендә Евро-Финс Агро компаниясе вәкилләре белән берлектә терлек азыгын тикшерүне оештыру буенча эшлекле очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм лабораториянең биохимия бүлеге белгечләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә районнарның баш ветеринар табиблары белән видеоконференция режимы ярдәмендә аралаштылар.

Кош базарларында һәм зоокибетләрдә йорт хайваннарын сатуны тыя торган закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары өченче, соңгы укылышта 2022 елның 28 сентябрендә пленар утырышта хуплады. Үзгәрешләр хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы федераль законга кертелә.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов терлекчелек комплексларында эпизоотиягә каршы көзге чаралар уздыру эше белән танышты.

Котыру авыруын таратуда күчмә этләр зур роль уйный. Алар чүп-чар пакетларын ерталар, чүп-чар ашыйлар, башка хайваннар белән туры мөнәсәбәттә, куркыныч авырулар, шул исәптән котыру авырулары белән зарарланырга һәм аларны таратырга мөмкиннәр. Шуңа күрә караучысыз калган этләрнең санын көйләү бик мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International