Татарстан Республикасында терлекчелек буенча зона семинарлары үз эшен башлады, беренче семинар Теләче районында узган булса, бүген авыл хуҗалыгы һәм ветеринария белгечләре Апас муниципаль районында җыелышты. Бүгенге киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, сигез муниципаль районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Баш ветеринария идарәсе кисәтә: дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар территориясенә чума вирусын кертмәү өчен бик җаваплы булырга киңәш ителә.
«Россия Федерациясенең «Ветеринария турында»гы законына үзгәрешләр кертү хакында 2022 елның 28 июнендәге 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенә маркировкаланырга һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлеген билгеләргә кирәк. Әлеге акт хәзерге вакытта эшләнә һәм 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш», – дип аңлатма бирделәр авыл хуҗалыгы министрлыгында.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Апас зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республика штабының республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча чираттан тыш утырышы узды.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә район ветеринария берләшмәләрендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Казан территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге белгече Дамир Латфуллин Әлмәт районының «Зәй» ҖЧҖ участок ветеринария табиблары өчен хайваннарны беренчел теркәү буенча мәгълүмат кертү өчен мобиль КПК белән эшләү буенча укулар үткәрде. Шулай ук эш барышында системага Агрополия системасына планлы эпизоотиягә каршы чаралар вакытында коты
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча онлайн-укуда катнаша.
Республика районнарында дәүләт ветеринария берләшмәләренең Баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан Африка дуңгыз чумасын булдырмау буенча җирле халлыкка аңлату эшләре алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелегенең территориаль бүлекләре белгечләре белән берлектә Африка чумасы авыруын кисәтү максатында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карап-тикшереп чыгалар һәм сөйләшү алып барыла.