Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Ветеринария табибы» программасы буенча белгечләрне яңадан әзерләү буенча укулар башланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курсларны ачуда катнашты, студентларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде.
Белгечләрне әзерләү программасы лекцияләрдән, практик дәресләрдән, түгәрәк өстәлләр форматында фикер алышулардан, терлекчеленктә аерым очоракларны җентекләп тикшерүдән гыйбарәт. Тыңлаучылар авыл хуҗалыгы хайваннарының, мехлы җәнлекләрнең, кошларның һәм хезмәт этләренең авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау буенча иң яңа фәнни казанышлар һәм алдынгы тәҗрибә белән таныша алачаклар. Шулай ук генетика, менеджмент, терлекләрне үрчетү, ашату, цифрлы технологияләр куллану һәм органик терлекчелек буенча кызыклы лекцияләр булачак.