ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә Африка дуңгыз чумасы буенча карантин гамәлдән чыгарылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елның 8 октябрендә "Йорт дуңгызлары һәм кыргый кабан дуңгызлары авыруы буенча вазгыятьнең имин булмавы һәм авыру таралу куркынычы аркасында Татарстан Республикасының аерым территорияләрендә билгеләнгән чикләү чараларын (карантинны) бетерү турында" Указга кул куйды.

Республика районнарында дәүләт ветеринария берләшмәләренең Баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары кош гриппын булдырмау буенча аңлату эшләре алып баралар.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә биологик калдыкларны утильләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә Әтнә районы ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә бухгалтерлык хисабы, хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы урынбасары вакантлы вазыйфасы турында игълан ителде.


9
октябрь, 2022 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән котлавы


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе, Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе һәм ТР Министрлар Кабинетының ведомство карамагындагы ветеринария учреждениеләре хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия урман утырту акциясендә катнаштылар. Агач үсентеләре Биектау муниципаль районы урманчылыгы территориясендә, шәһәр яны урманчылыгы территориясендә утыртылды.


7
октябрь, 2022 ел
җомга

Россия терлекчеләрен якын арада Россия төбәкләрендә барлыкка киләчәк югары продуктлы генетик материал белән тәэмин итү өчен яңа селекция үзәкләре булдыру турында премьер-министр Михаил Мишустин белдерде. Хөкүмәт рәисе "Алтын көз – 2022" Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә Россиянең һәм дөньяның азык-төлек иминлеге стратегик сессиясендә чыгыш ясады.

«Алтын көз – 2022» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе "Татарстан Республикасы территориясендә ветеринария хезмәте күрсәтүнең клиентларга юнәлдерелгән инфраструктурасын булдырган өчен" һәм "Татарстан Республикасы ветеринария белгечләре, Бөек Ватан сугышында һәм хезмәт фронтында катнашучылар турында истәлекне мәңгеләштергән өчен" дип аталган ике алтын медальгә лаек булды.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Мобилизациягә эләккән гражданнарга йорт хайваннарын вакытлыча «Зооцентр» приютында урнаштырырга мөмкин


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International