18 мартта Казанда һәм республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Казанда һәм республикада 18 мартта традиция буенча язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек ихтыяҗның азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатын күзаллаган ярминкә мәйданчыклары һәр шимбә, иртәнге сәгать 6дан 12гә кадәр эшләячәк. 

Казанда сәүдә шәһәрнең һәр районында 15 мәйданчыкта оештырылачак. Фермерлар башкала халкына азык-төлек продукциясен социаль юнәлешле бәяләр буенча тәкъдим итәчәк. Ярминкәләрдә ит, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен продукция сатып алырга мөмкин булачак.

Шунысы мөһим, барлык ит, балык һәм сөт продукциясе мәҗбүри рәвештә ярминкәләргә Республика ветеринария лабораториясе һәм «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе»нең 30нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан тикшерелеп, сатуга ветеринария рөхсәте документлары белән килә.

Ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы маркалары киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый контрольдә тота. Сатуга чыгарыласы азык-төлекне, хайваннардан алынган азык-төлек продуктларына көн саен анализлар үткәрә. Сатып алучылар өчен бары тик сыйфатлы сөт һәм сөт продукциясе, йомырка, яшелчә, балык, бал, ит ризыклары, үсемлек продукциясе генә тәкъдим ителә. 

Шулай ук ярминкәләр көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария белгечләре һәр мәйданчыкта дежур торалар һәм өстәмә рәвештә продукциянең сыйфатын, ветеринария документларын һәм сату урынының санитария таләпләренә туры килүен контрольдә тоталар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International