Россиядә 2022 ел башыннан 12 декабрьгә кадәр Африка дуңгыз чумасының 140 очрагы теркәлгән. Йорт дуңгызлары арасында – 68 очрак, кыргый кабан дуңгызларында 72 авыру чыганагы ачыкланган. Россельхознадзор биргән мәгълүматларга караганда, әлеге вирус белән зарарланган кыргый кабаннарны декабрьдә Тверь, Орлов, Саратов һәм Самара өлкәләрендә тапканнар.
Дару чаралары буенча Европа агентлыгы ветеринария дарулары комитеты утырышының иң мөһим нәтиҗәләрен бастырды, шул исәптән паразитка каршы ветеринария препаратларын куллану өчен күрсәткечләргә үзгәрешләр кертү турында документка да.
Россия Хөкүмәте илдә ветеринария куркынычсызлыгы системасын камилләштерергә ниятли. Моның өчен кирәкле чаралар, юл картасы планын премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Чаралар мобиль ветеринария отрядлары булдыру, регуляр тикшеренүләр һәм хайваннар авырулары буенча кайнар линия эшеннән гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов коррупциягә каршы республика форумы кысаларында коррупцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча ачык дискуссиядә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә муниципаль районы Екатерина авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен "Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ничек эшмәкәр булырга?" һәм "Видеотехнологияләр" темалары буенча "Цифра дәресе" үткәрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы «Матди тәэмин итү станциясе» дәүләт бюджет оешмасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп Хәбипов Радик Азат улы билгеләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.
Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чираттагы ветеринария-санитария экспертлары төркеме квалификация күтәрү курсларын тәмамлады. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин тантаналы рәвештә укуны тәмамлау турында таныклыклар тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Алабуга муниципаль районында узган терлекчелек буенча зона семинары эшендә катнашты. Берничә районны берләштергән чираттагы зур киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә үтте.
Бүген «Казан Агросәнәгать паркы» лабораториясендә Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары ветеринария экспертлары аттестациясе узды. Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә аттестация комиссиясе эшләде.