Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә районында җирле халыктан мөрәҗәгатьләр кабул итте

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Яңа Чишмә районында эшлекле сәфәре барышында гражданнарны кабул итте. Кабул итү чарасына Яңа Чишмә районыннан һәм якын-тирә районнар халкы сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Беренче мөрәҗәгать итүче «Агро Основа» ачык акционерлык җәмгыяте территориясендә биотермик чокыр булуга бәйле борчылуын җиткерде. Сәбәбе - әлеге биотермик чокырның баланста тотучы хуҗасы билгеләнмәгән булуында. Әңгәмә барышында биотермик чокырны юк итү турында үтенеч кабул ителде һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә хат җибәрелде.

Җирле халыкны кабул итү эше барышында Алмаз Хисаметдинов шулай ук сыерларның баш санына субсидияләр бирү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларда кан тикшерү, басуларны гербицидлар белән эшкәртү сәбәпле, умарталарның күпләп һәлак булуы, лейкозга каршы көрәш буенча аңлату эшләре белән гражданнар җыеннары үткәрү, дуңгыз һәм терлек продуктларын ярминкәләргә чыгару һәм сатуга чикләүләрне бетерү, шулай ук рәсмиләштерелмәгән җир участоклары мәсьәләсе буенча берничә мөрәҗәгатьне карады.

Гражданнарны кабул итү барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы тарафыннан кирәкле консультация һәм аңлатмалар бирелде. Муниципаль һәм республика хакимият органнарына язмача мөрәҗәгатьләр әзерләп җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International