Казанда 11 сентябрьдән көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

11 сентябрьдән Казанда традиция буенча көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Һәр атна шимбә көнне шәһәрнең һәр районында урнашкан 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш тауарлары сәүдәсе оештырылачак.

Гадәттәгечә, ярминкәләрдә фермерлар шәһәр халкына юнь бәядән азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, ярминкәләр ит-сөт, балык, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктларына бай булыр дип көтелә.

Барлык ит, балык һәм сөт продукциясе, һичшиксез, ярминкәгә ветеринария документлары (ВСД) белән килә, алар Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең 30 нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе һәм ТР "Республика ветеринария лабораториясе" белгечләре тарафыннан җентекләп тикшереләләр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре көн саен ит, йомырка, яшелчә, балык, балык эшләнмәләренең, бал һәм умартачылык продукциясенең сыйфатына анализ ясый.

Башкаланың Вахитов районы халкы соравы буенча бу сезонда шәһәрнең 15 сәүдә мәйданчыгы исемлегенә Чехов базары янындагы мәйданчык янәдән кертелгән. «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләр өчен ярминкә янә «Радужный»сәүдә үзәге парковкасында оештырылачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International