Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Бөгелмә районы ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

2021 елның 3 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Бөгелмә районы ветеринария берләшмәсендә булды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең тикшерү-ревизия эшләре бүлеге башлыгы Илнур Галимҗанов җитәкчелегендәге ревизия комиссиясе эш визиты белән Бөгелмә районының ветеринария берләшмәсендә булды.

Эш сәфәре кысаларында йомгаклау ревизиясе буенча фикер алышу үткәрелде. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Тикшерү финанс эшчәнлеге, бухгалтер исәбе, Хокук мәсьәләләре, эпизоотик эш һәм дәвалау-профилактика чаралары буенча алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International