Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы вазыйфасына Хөснуллин Рәис Салих улы билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективына Рәис Салих улын тәкъдим итте.
Рәис Хөснуллин ветеринария белгечләренә, 2017-2018 елларда эшләгән Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең элеккеге башлыгы буларак билгеле. Бүген ул яңадан элеккеге вазыйфасына билгеләнде.
Рәис Салих улы 1976 елда туган, Аксубай районында яши. Ветеринария табибы буларак югары белеме турында дипломны 1999 елда, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлап ала.
Аксубай районының "Кисинский" совхозының баш ветеринария табибы буларак, үзенең һөнәри юлын башлый. Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсендә 2000 нче елдан бирле эшли, участок мөдире, баш эпизоотолог, баш ветеринария табибы һәм Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең башлыгы урынбасары булып эшли. Гаилә хәле: өйләнгән, ике ул һәм кыз тәрбияли.