Сарман районының Баш ветеринария табибы итеп Сават Зарипов билгеләнде

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы итеп Зарипов Салават Әшрафулла улы билгеләнде.

Салават Зарипов 1979 елда Сарманда туган. Югары белемне Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ала, 2001 елда уку йортын «ветеринария табибы» белгечлеге буенча тәмамлый.

2001-2003 елларда Татарстан Республикасы Сарман районының Муса Җәлил исемендәге колхозында баш ветеринария табибы булып эшли. 2003 елда Сарман дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы итеп билгеләнә.

2004-2008 елларда «Шарлама» оешмасында ветеринария табибы-экспедитор булып эшли. Хәзерге вакыткача Сарман районында «Энергощит» предприятиесендә хезмәт иткән.

Гаилә хәле: өйләнгән. Хатын Миләүшә белән дүрт бала үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International