2021 елның 1 сентябреннән Россиядә лейкоз, ящур һәм югары патогенлы кош гриппы белән көрәшү ысулларын җайга салучы яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керде. Өстәвенә, безнең илдә кош гриппы буенча ветеринария кагыйдәләрен беренче тапкыр расладылар.
Югары патогенлы кош гриппы буенча ветеринария кагыйдәләре
Элеккеге ветеринария кагыйдәләре, гомумән алганда, кош гриппы белән көрәшүгә кагыла иде – югары патогенлы вирус һәм түбән патогенлы кош гриппы вирусы буенча бар да бердәм формада иде. Мисал итеп, Н4, Н6, Н9 вируслары турында әйтергә кирәк. Хуҗалыкларны түбән патогенлы кош гриппыннан савыктыру буенча аерым документ, вирус таралуга юл куймас өчен, һичшиксез, кирәк. Яңа кагыйдәләрдә кош гриппы вирусы чыганагы табылганда нормаларны катгыйландырганнар. Шулай итеп, авыру чыганагында кош-корт һәм кошчылык продукциясен тартып алу һәм юк итү өчен җиде көнлек срок билгеләнгән.
Моннан тыш, куркыныч янаган зонаның киңлеген (элек имин булмаган пункт чикләреннән 5 км иде, хәзер эпизоотик чыганак чикләреннән 5-10 км ераклыкта) һәм күзәтү зонасын (элек имин булмаган пункт чикләреннән 10 км га кадәр иде, хәзер яный торган зона чикләреннән 10-100 км га кадәр) арттырдылар. Кагыйдәләрдән «имин булмаган пункт» төшенчәсен төшереп калдырганнар, хәзер радиус зоналар эпизоотик чыганак чикләреннән исәп тотачаклар. Шулай ук галимнәр дератизация буенча яңа таләпләргә дә игътибар иттеләр. Тычкан сыман кимерүче җәнлекләр вирус таралуның механик факторы булып тора, дип аңлаталар алар.
Мөгезле эре терлек лейкозы буенча ветеринария кагыйдәләре
1 сентябрьдән мөгезле эре терлек лейкозы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керә. Элеккеге ветеринария кагыйдәләре 1999 елда ук кабул ителгән һәм яңа документтан шактый аерыла. Шулай итеп, яңа ветпунктларда лейкозга шикләнү өчен нигезләр төгәл язылган, диагностик чаралар аныкланган. Документта биологик һәм патологик материал пробаларын ничек сайларга, аларны ничек йөртергә, нинди лаборатор тикшеренүләр үткәрелергә тиеш, шулай ук нәтиҗәнең кайсы очракта уңай дип табылуы күрсәтелгән. Лейкоз кабынганда чикләүләр катгыйланды. Хайваннарны чыгаруны тыюдан тыш, территориягә чит кешеләргә дә йөрергә ярамый, нәселле материал чыгару, хайваннардан кан алу тыела. Авыру һәм сәламәт хайваннарны бергәләп көтү, саву һәм куаклау тыела. Лейкоз бүген сөт токымлы эре мөгезле терлекләрдәге барлык йогышлы авырулар арасында беренче урында тора, дип билгелиләр галимнәр. Шулай ук кешеләр өчен дә мөгезле эре терлекләр лейкозының куркынычы турында искәртергә кирәк.
Тилчә (ящур) ветеринария кагыйдәләре
1 сентябрьдән тилчә авыруына каршы көрәш буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керә. Тилчә чирен профилактикалау өчен дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре кабул ителә торган хайваннарны даими рәвештә тикшерергә тиеш. Өстәвенә, пробаларны, шул исәптән кыргый хайваннардан да сайларга кирәк. Кагыйдәләрдә аучылык хуҗалыкларына да клиник яктан сәламәт хайваннарны гына алып килергә кирәк, ә иреккә чыгарыр алдыннан 30 көн изоляциядә тоту зарурлыгы әйтелә. Карантин, элеккеге кебек үк, ким дигәндә, 28 көнгә кертелә.
Эпизоотик чыганак, имин булмаган пункт, куркыныч янаучы зона һәм күзәтү зонасы билгеләнә, һәр территориянең үзенең катгый чикләүләре бар. Эпизоотик чыганакта авыру хайваннарны дәвалау тыела. Биредән теләсә нинди хайванны, шул исәптән кош-кортны алып керергә, шулай ук сөт, сөт продуктлары, азык һәм инвентарь чыгарырга ярамый. Эпизоотик чыганакта карата кабул ителгән хайваннарны тартып алалар һәм юк итәләр. Өстәвенә, яңа кагыйдәләр белән карантин кертелгәннән соң 7 көн эчендә авыру хайваннарны юк итү вакыты билгеләнгән.