Бүген, 2 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Лаеш районында эшлекле сәфәрдә иде. Иң элек ул район дәүләт ветеринария берләшмәсендo булды. Аннан ветеринария лабораториясе һәм участок ветеринария пунктлары эшен карады. Эшлекле очрашу вакытында ветеринария белгечләре көзге ветеринария-профилактика эшләре барышы турында фикер алыштылар.
Эш сәфәренә йомгак ясап, Илдар Ногманов "Вафин Р.К." крестьян-фермер хуҗалыгын карады. Биредә ул мөгезле эре терлекне тоту шартлары белән кызыксынды һәм яңа туган һәм 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләү эшенә зур игътибар бирү зарурлыгын искәртте.