Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә мөгезле эре терлекләр лейкоз авыруы буенча 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән яңа ветеринария кагыйдәләре турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина, республиканың мөгезле эре терлекләрнең баш санын асрау, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче һәм лейкоз вирусы белән югары дәрәҗәдә йогышланган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район һәм шәһәрләрдәге баш ветеринария табиблары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм «Республика ветеринария лабораториясе» белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, яңа документ буенча лейкозны кисәтүгә, аны диагностикалауга, авыруга шикләнгән һәм карантин кертү чараларына таләпләр билгеләнгән. Әйтик, лейкозны профилактикалау өчен кагыйдәләр авыру хаһваннарны сәламәт терлекләр белән бергә бер көтүгә чыгаруны тыя.
Хуҗалыкка яңа кайтарылган терлекне лейкозга серологик тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Дәүләт хезмәте белгечләре елына бер тапкыр алты айдан өлкәнрәк хайваннарның анализына кан алырга тиеш. Шулай ук кагыйдәләргә нигезләнеп, лейкозны булдырмау өчен сугым продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы үткәрергә кушалар.