Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, илдә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия вазгыяте элеккечә киеренке кала. Африка чумасы вирусы республика территориясенә үтеп керүен, дуңгызчылык предприятиеләренә һәм авыл хуҗалыкларына зыян салуын булдырмый калу өчен кыргый кабан популяциясен мөмкин кадәр киметергә һәм дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасына Чувашия һәм Мордовиядән кертелгән ит продукциясендә Африка дуңгыз чумасы геномы ачыклану сәбәпле 786 кг продукция юк ителде. Әлеге казылык һәм ит продукциясе Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Аксубай, Кукмара, Саба, Түбән Кама, Минзәлә районнарының азык-төлек кибетләреннән алынды һәм яндыру ысулы белән үтильләштерелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә яңартылган санитар-эпидемиология кагыйдәләре буенча Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә киңәшмә уздырдылар. Ул конференция элемтәсе режимында узды. Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары - республика районнарының баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Биектау районындагы күчмә киңәшмәдә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.Ветеринария белгечләренең эшлекле очрашуы Алмаз Хисаметдиновның чыгыш белән башланды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов һәм Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләрендә булдылар.
Хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу өчен билгеләнгән «Хорриот» системасы сәнәгать эксплуатациясенә кертелде. Россиядә терлекчелек товарларын күзәтү системасының әлеге элементы эшли башлады.
Россиядә бер сыердан уртача савым күләме тәүлеккә 17,62 кг тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,93 килограммга күбрәк. Бу хакта 8 ноябрьдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.