Россиядә бер сыердан уртача савым күләме тәүлеккә 17,62 кг тәшкил итә

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

 

Россиядә бер сыердан уртача савым күләме тәүлеккә 17,62 кг тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,93 килограммга күбрәк. Бу хакта 8 ноябрьдә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

"Әлеге күрсәткеч буенча Ленинград, Калининград, Пенза, Липецк, Тула, Владимир, Киров, Калуга, Белгород, Вологда, Воронеж, Рязань, Мәскәү, Свердловск өлкәләре, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Карелия Республикасы лидер булып тора", – диелә министрлык хәбәрендә.

Бу төбәкләрдә бер сыерга исәпләгәндә 20 килограммнан артык сөт савылган.
Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт сату күләме 2,4% ка артканын да өстәп әйтергә кирәк. 
Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, 1 ноябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 48,2 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,4% ка (1,12 мең тоннага) күбрәк.

Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Свердловск, Ленинград, Белгород, Новосибирск, Мәскәү өлкәләрендә, Удмурт Республикасында иң зур күләмдә сөт савып тапшыру гамәлгә ашырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International