Район ветеринария оешмаларының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә нәтиҗә ясалды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре, Әтнә, Апас, Чүпрәле, Балык Бистәсе районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветеринария-санитария экспертлары катнашты.

Ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ ясап, ветеринар иминлек, ветеринар-санитар экспертиза һәм ветеринария күзәтчелеге хезмәте бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International