Хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу өчен билгеләнгән «Хорриот» системасы сәнәгать эксплуатациясенә кертелде. Россиядә терлекчелек товарларын күзәтү системасының әлеге элементы эшли башлады.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта әлеге проектның төп өлеше гамәлгә ашырылган:бу күбесенчә продукция әйләнешенә, транспортлауга, җитештерүгә кагыла. Әмма калган беренче һәм бик мөһим эш - хайваннарны идентификацияләү.
Бу эшне Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәгетарафыннан Россельхознадзорга караган «Хорриот» системасы тәэмин итә. Аның авторларының берсе - «ВНИИЗЖ»ның мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Александр Осминин ниөчен системага шундый исем сайлануын аңлатты.
"Системаның функцияләре асылын чагылдырган исемнәр сайлана. "Хорриот" системасына инглиз язучысы Джеймс Хорриот исеме бирелгән, ул ветеринар булган", – дип сөйли Александр Осминин.
ҺӘР КЕШЕГӘ " ДОСЬЕ «
Ә хәзер «Хорриот»мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүмат.
Биредә авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннары турында тулы мәгълүмат тупланган. Аларның һәркайсына уникаль номер, маркировкалау чарасы, төре, токымы һәм җенесе, шулай ук хайванның туган көне һәм туган урыны кертелгән шәхси карта бирелә. Моннан тыш, хайванның хуҗасы, ата-анасы һәм аның нәселе турында да мәгълүмат бар.
«Хорриот» башка мәгълүматларны да теркәп барачак: профилактик яки диагностик чаралар үткәрү, күчерү (шул исәптән вакытлыча), дәвалау, орлыкландыру, бозаулау, маркировкалау, сугым, үлү һәм башка мөһим белешмәләр кертелә.
"Идентификация безгә авыл хуҗалыгы хайваннарының баш саны һәм аларның бер регионнан икенчесенә күчүләре турында төгәл мәгълүмат бирә. Шулай итеп, без эпизоотиягә каршы чараларны нәтиҗәле планлаштыра алабыз", - ди Россия гамәли ветеринария табиблары ассоциациясе президенты Сергей Середа.
Россельхознадзорда хайваннарны, кош-корт һәм балыкларны законсыз рәвештәурынын күчерү, сату очраклары күптән борчый. Ведомство мәгълүматларына караганда, 2021 ел башыннан алып гына да илебезнең дәүләт чигенең Россия-Казахстан участогында 3 мең башка якын терлек чыгару туктатылган. Бердәм идентификация системасы булмау, ветеринария-санитария һәм социаль характердагы куркынычларны көчәйтеп, проблеманы катлауландыра гына.
Моннан тыш, терлекләрнең баш саны турында төгәл мәгълүматлар булмау ит экспортында да тискәре чагылыш таба. Импортер дәүләтләр үз хайваннарын санарга сәләтле илгә ышана алмый. Будимир Плавшич сүзләренә караганда, әгәр Россия фермасында күзәтү системасы урнаштырылмаган булса, җитештерелгән продукцияне чит илгә чыгарып булмый.
ЧИПЛАР ФЕРМАДА ҺӘМ ТУНДРАДА
«Хорриот» системасында пилот чиплау Россия Федерациясенең берничә төбәгендә: Ростов, Саратов, Новосибирск, Мәскәү, Кемерово өлкәләрендә, Башкортстан, Тыва һәм Хакасия республикаларында, шулай ук Байкал арты краенда уңышлы уза. Төбәк системалары белән интеграция механизмы тулысынча эшләнгән. Балык, бал кортларын, кошларны төркемләп чиплау белән бәйле нюанслар да исәпкә алынган. «Хорриот» системасында 25 миллионнан артык хайван теркәлгән.
Саратов өлкәсе – идентификация системасын актив рәвештә кертә башлаган беренче өлкәләрнең берсе. Бүген ул «Хорриот» системасы белән берләштерелгән, аңа инде 2,5 млн.хайван кертелгән. Белгечләр әйтүенчә, ветеринария хезмәтләре эшен системалы рәвештә гадиләштерергә ярдәм итә. Саратов өлкәсе Хөкүмәте ветеринария идарәсенең ветеринария чараларын оештыру бүлеге башлыгы Дмитрий Балыбин билгеләп үтә.