22 мартта 14:00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасы территориясендә яз айларында Африка дуңгыз чире һәм кош гриппы авырулары йогу очракларын кисәтү һәм авыру таралуны булдырмау” темасына багышланган матбугат очрашуы узачак.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Казан” агросәнәгать паркы” территориясендәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады. Ярминкәдә республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сатуга алып килгән продукциянең бай сайлау мөмкинлеген искәртеп үтмичә мөмкин түгел.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Апас зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә актуаль сорауларга багышланган киңәшмәдә катнашты. Бирегә Татарстан шәһәр округларыннан һәм муниципаль районнар хакимиятеннән башлыклар килгән иде. Киңәшмәне Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча семинар узды. Әлеге чарага дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас һәм Саба территораль бүлекләренә кергән районнардан ветеринария белгечләре чакырылган иде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов уздырган киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция режимында узган әлеге киңәшмәдә төбәкләрдә ветеринария клиникалары, дәваханәләр төзү, искеләрен төзекләндерү турында сүз алып бардылар.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Апас районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәре кысаларында ул Апас районының “Апас-Мол” терлекчелек хуҗалыкларын карады.
Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чыгарылыш курс студентлары өчен “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Студентлар белән очрашуга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район ветеринария берләшмәләре, авыл хуҗалыгы комплекслары, терлекчелек һәм кошчылык хуҗалыклары вәкилләре килгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсенең «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында сөт тармагын үстерү перспективалары» темасына киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Ветеринар-санитар экспертизалар нигезендә район ветеринария берләшмәләренә бәя бирделәр