Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов уздырган киңәшмәдә катнашты.
Видеоконференция режимында узган әлеге киңәшмәдә төбәкләрдә ветеринария клиникалары, дәваханәләр төзү, искеләрен төзекләндерү турында сүз алып бардылар. Алай гына да да түгел, ветеринария клиникаларын заманча җиһазлар комплекты белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгаттылар. Әлеге эшләр Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2019 елның 31 маенда гамәлгә кергән 696 номерлы карары нигезендә, Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» турындагы максатчан программа кысаларында башкарыла.