Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чыгарылыш курс студентлары өчен “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Студентлар белән очрашуга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район ветеринария берләшмәләре, авыл хуҗалыгы комплекслары, терлекчелек һәм кошчылык хуҗалыклары вәкилләре килгән иде.
Иң беренче студентлар алдында Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады. Ул республика районнарында хуҗалыкларда мал табиблары, зоотехнологлар җитмәвен, югары белемле һәм әзерлекле белгечләргә ихтыяҗ зурлыгы турында сөйләде. Һәм яшь белгечләргә әтиләрчә яхшы киңәшен бирде: “Тәҗрибә туплар өчен терлекчелек хуҗалыкларына эшкә барыгыз. Хуҗалыкларда эшләми торып, үз һөнәрегезне яратырга өйрәнә алмыйсыз”, - диде. Шулай ук Габделхак Мотыйгуллин студентларны яшь белгечләргә матди яктан ярдәм йөзеннән 3 ел дәвамында түләүләр тәэмин итә торган дәүләт программасы турында да әйтеп узды.
Булачак ветеринария белгечләрен үзләренә эшкә чакырып Нурлат һәм Аксубай районнарындагы “Агро Инвест” хуҗалыгы, сигез районда терлекчелек хуҗалыклары һәм дүрт районда кошчылык предприятиелары булган “Ак Барс” холдинг компаниясе, Саба районыннан “Әхмәтов” крестьян фермер хуҗалыгы һәм «Татмит Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре ветеринария белгечләренә кытлык кичерүләрен җиткерделәр. Шулай ук Менделеевск, Тукай, Баулы, Питрәч, Чүпрәле районнары дәүләт ветеринария берләшмәләре вәкилләре дә яшь белгечләрне биш куллап эшкә алырга әзер икәнлекләрен әйттеләр. Хәтта күрше Мари Иле республикасының «Шойбулакский» нәселле терлек үрчетүче хуҗалыгы һәм Воронеж шәһәренең «ЭкоНива-АПК» ширкәтләре дә Казанда әзерләнеп чыгучы ветеринария белгечләренә мохтаҗлыкларын белдерделәр. Шуңа өстәп, «ЭкоНива-АПК» оешмасы вәкиле Бөгелмә районында яңа терлекчелек хуҗалыгы салынуы һәм шунда хезмәткәрләр туплавы турында сөйләде.
Сүз уңаеннан барлык эш белдән тәэмин итүче оешмалар да, студентларга лаеклы хезмәт халкы, һәм уңайлы тору урыннары вәгъдә иттеләр.
Студентлар һәм кунаклар алдында чыгыш ясаган КДВМА ректоры Рөстәм Равилов бүгенге студентлар алдында зур мөмкинлекләр ачылуын, алар сайлаган һөнәргә ихтыяҗ зурлыгын әйтте. Шуңа өстәп бүгенге көндә авыл хуҗалыгында эшнең цифрлашуын, азмы-күпме җиңеләюен, бу өлкәнең зур үзгәрешләр кичерүен һәм авыл хуҗалыгы белгечләренә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрүен исәптә тотарга кирәк.
Студентларның үзләре хакында әйткәндә исә, ректор елдан-ел чыгарылышы студентларының белем һәм әзерлек дәрәҗәсе артуын җиткерде. Моңа дәлил булып, студентлар практика узган яки эшкә урнашкан хуҗалыклар җитәкчеләреннән әледән-әле рәхмәт сүзләре ишетелеп торуы хакында әйтелде.