Баш ветеринария идарәсендә ветеринария белгечләренең “Меркурий” системасы белән эшчәнлегенә анализ ясадылар

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Меркурий” федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча семинар узды. Әлеге чарага дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас һәм Саба территораль бүлекләренә кергән районнардан ветеринария белгечләре чакырылган иде.

Семинар Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин рәислегендә үтте. Шулай ук чарада Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов та чыгыш ясады. Ул территориаль бүлекләрдә ветеринария тикшерүе турындагы электрон документлар бирелү эшенә анализ ясады, “Меркурий” системасында эшләгәндә иң еш китә торган хаталар һәм аларны төзәтү турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, автоматлаштырылган “Меркурий” системасы дәүләт ветеринария күзәтчелеге астындагы биологик һәм азык-төлек йөкләргә электрон сертификация бирә. Әлеге система йөкнең Россия Федерациясе территориясе буйлап хәрәкәт итү юлын күзәтә. Ветеринария өлкәсендә бердәм мәгълүмат булдыру һәм биологик, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында кулланыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International