Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Апас районында эшлекле сәфәрдә булды.
Эш сәфәре кысаларында ул Апас районының “Апас-Мол” терлекчелек хуҗалыкларын карады. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе биредә мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерү, терлекләрнең кышлау шартлары, хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре белән кызыксынды. Шулай ук терлекчелек комплексының бозаулар үстерү бүлеген дә карады.
Очрашу барышында белгечләр сөт җитештерүне арттыру, яңа туган бозауларны саклап калу һәм үстерү, мөгезле эре терлекне идентификацияләү сораулары буенча фикер алышты.