Ветеринар-санитар экспертизалар бүлекләре эше нигезендә район ветеринария берләшмәләренә бәя бирделәр

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринар-санитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәне, гадәттәгечә, Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды. Шулай ук әлеге җыелышта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Чирмешән, Бөгелмә, Зәй, Менделеевск, Баулы, Яшел Үзән муниципаль районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Республиканың дәүләт район ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ветеринар-санитар экспертизалар эшенә анализ ясап, дәүләт ветеринар инспекциясе бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина хисап тотты.

 



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International