Баш ветеринария идарәсендә Апас зонасы ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган киңәшмә узды

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Апас зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотологлар, терапевтлар һәм Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре катнашты.

Гадәттәгечә, утырыш барышында участок ветеринария пунктлары эшенә, ветеринария лабораторияләре эшенә тирәнтен анализ ясалды. Шулай ук эпизоотиягә каршы чараларның инструкция буенча үтәлешенә һәм мөгезле эре терлекне идентификацияләү эшенә хисап тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International