Алмаз Хисаметдинов Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә хуҗасыз хайваннар белән эш итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады

2021 елның 19 марты, җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинетында узган җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә актуаль сорауларга багышланган киңәшмәдә катнашты. Бирегә Татарстан шәһәр округларыннан һәм муниципаль районнар хакимиятеннән башлыклар килгән иде. Киңәшмәне Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Шулай ук утырышка ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты территорияләре эше буенча идарә җитәкчесе Илнур Гарипов һәм “ТР Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан вәкилләр чакырулы иде.

Киңәшмә утырышы барышында төп доклад белән Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Ул чыгышында хуҗасыз хайваннар белән эш итү законнарының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

Идарә җитәкчесе сүзләренчә, 2020 елның 1 гыйнварыннан сукбай этләр һәм мәчеләр саный җайга салу эше буенча яңа таләпләр гамәлгә керде. Билгеле булганча, хәзерге көндә хуҗасыз хайваннар белән эш итү схемасы түбәндәгедән гыйбарәт: тоту - стерильләштерү – вакцина ясау – иреккә җибәрү. Әмма иректәге хуҗасыз этләрнең, гадәттә, өер-өер җыелып йөрүләре халыкны борчыга һәм куркуга сала торган тискәре ягы бар. Әлеге хайваннарның табигатьтән салынган ерткычлык хисе, кешеләргә карата агрессивлыгы табиблар вәкаләтендә түгел. Ә тотылган сукбай хайваннарны йоклатып үтерү ысулы бары тик дәвалап булмаслык авыруы, яшәргә мөмкинлек бирмәгән, түзә алмаслык авыртуларга дучар иткән җәрәхәте булган очракта гына рөхсәт ителә.

Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә кайбер шәһәрләрдә, район үзәкләрендә хуҗасыз этләр-мәчеләрне күпмедер вакыт асрау пунктлары эшләп килә. Әмма алар санаулы гына. Яр Чаллы шәһәрендә, Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында эшләп килүче әлеге пунктлар үз теләкләре белән ярдәм итәргә теләгән, яхшы күңелле кешеләр хисабына гына эшли. Аларның приют дигән рәсми статусы юк. Бары тик Казанның «Зооцентр» приюты гына барлык таләпләргә җавап бирә һәм тулы көчкә эшли.

Шунысын искәртергә кирәк, сукбай хайваннар өчен приютлар ачу мәсьәләсенә федераль югарылыкта йөз белән борылдылар. Хәзерге вакытта РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан дәүләт программасы булдырырга һәм приютлар төзү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бүленү эшен планлаштыралар.

Җыелышка йомгак ясап, муниципаль берәмлекләр башлыкларына хуҗасыз хайваннар белән эш итүче махсус оешмалар белән контраклар төзергә приютлар төзү өчен инвесторларны җәлеп итү эшенә дә игътибар итәргә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International