ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Республика ветеринария лабораториясенә эш визиты белән Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм институтның физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология кафедрасы доценты Иван Дубин килде.


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Балтач районына Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм Эксперименталь ветеринария институтының физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология «кафедрасы доценты, доценты Иван Дубин килде.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ул Минзәлә районының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.

Бүген, 28 июнь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск территориаль бүлегенә кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


25
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эшмәкәрләр хокукларын яклау темасына багышланган Төбәкара эшлекле форумда катнаша. Чара Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында уза.


24
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында фикер алышу буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә узды.

Татарстанда 1 июльдән 3 июльгә кадәр «АГРОВОЛГА» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр нәселле мөгезле эре терлекләр конкурсы узачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, күргәзмә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һәм Лаеш районында Республика инвестицияләр һәм новаөияләр агросәнәгать үзәгенең якын-тирә кырларында узачак.


23
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агымдагы елның 5 аенда терлекчелек буенча эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды.


22
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре өчен аттестация узды. Аттестацияне кабул итү комиссиясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкләде.

Республика территориясендә урнашкан эссе һава торышы сәбәпле, терлекләр өчен авыру һәм үлү куркынычы арта. Шуңа күрә терлекчелек хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә түбәндәге чараларны тәэмин итәргә киңәш итәбез:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International