Татарстанның иң матур сыерларын Венгриянең Халыкара һөнәри бәяләүчесе Шебек Тамаш сайлаячак

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанда 1 июльдән 3 июльгә кадәр «АГРОВОЛГА» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында беренче тапкыр нәселле мөгезле эре терлекләр конкурсы узачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, күргәзмә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һәм Лаеш районында Республика инвестицияләр һәм новаөияләр агросәнәгать үзәгенең якын-тирә кырларында узачак.

Конкурста республиканың 40 районыннан хуҗалыклар катнашачак. Бу - сыерларның продуктлылыгы дөнья һәм Европа дәрәҗәсендәге алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре. Бүгенге көндә барлыгы 93 сыер бар. Иң яхшыларын Голштин токымлы эре терлекләр ассоциациясе экспертлары сайлады.

Күргәзмә вакытында конкурс хайваннарының күп санын уңайлы тоту өчен тиешле шартлар кирәк. Ярышлар барышында хуҗалыклар үзләренең селекция-нәсел казанышларын күрсәтә, күршеләр белән тәҗрибә уртаклаша алачак.

Бәйгедә бары бер матур сыерны гына түгел, ә берничә категория һәм номинацияне сайлап алачаклар: яшь яшьтәге сыерлар, таналар, иң яхшы бозаулар төркеме, иң яхшы ит терлеге һәм башкалар. 

Сыерлар голштин-фриз токымлы Бөтендөнья федерациясе раслаган экстерьер билгеләре: сыерның сөт бирүчәнлеге, сөтнең туклыклылыгы, терлекнең тән торышы, йөреше буенча бәяләнәчәк. 

Бәйсез бәяләү һәм җиңүчеләрне сайлау өчен Венгрия Республикасының мөгезле эре терлек җитештерүчеләр милли ассоциациясенең Халыкара һөнәри бәяләүчесе Шебек Тамаш чакырылган. Җиңүчеләрне нәкъ менә аңа билгеләргә туры киләчәк.

Чараның эшлекле программасы кысаларында терлекчеләр тәҗрибә уртаклаша алачаклар. Барлык теләүчеләр чакырыла, керү бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International