Алмаз Хисаметдинов эшмәкәрләр хокукларын яклауга багышланган Төбәкара эшлекле форумда катнаша

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эшмәкәрләр хокукларын яклау темасына багышланган Төбәкара эшлекле форумда катнаша.

Чара Россия Федерациясе Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль һәм региональ башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары вәкилләре, Россия Федерациясе субъектларында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр һәм бизнес вәкилләре катнашында уза.

Форум кысаларында Россия Федерациясе субъектларында эшмәкәрләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый торган төп факторларны ачыклауга һәм аларны җиңеп чыгу юлларына багышланган чаралар планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International