Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск территориаль бүлеге ветеринария берләшмәләре эшенә карата киңәшмә узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Бүген, 28 июнь көнне, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевск территориаль бүлегенә кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Киңәшмәдә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, эпизоотологлар, терапевтлар һәм Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спасс, Чистай районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре катнашты.

Утырыш барышында участок ветеринария пунктлары эшенә, ветеринария лабораторияләре эшенә, авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү һәм теркәү эше буенча тирәнтен анализ ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы терлекләре һәм хайван продукциясе өчен ветеринария тикшерүе турындагы бергә теркәп җибәрә торган документларның да дөрес тутырылуына басым ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International