Бүген Республика ветеринария лабораториясенә эш визиты белән Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм институтның физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология кафедрасы доценты Иван Дубин килде.
Лаборатория директоры Айрат Гәрәев кунакларны лаборатория эшчәнлеге, бүлек мөдирләре эше, бүлекләрнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Кунакларга шулай ук Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте музее буенча экскурсия оештырылды. Эшлекле очрашуны йомгаклап, ике оешма арасында эш мәсьәләләре буенча уртак хезмәттәшлек итүгә нигез салынды. Кунаклар үз чиратында лаборатория җитәкчелегенә җылы каршы алу өчен рәхмәт белдерделәр.