Республика территориясендә урнашкан эссе һава торышы сәбәпле, терлекләр өчен авыру һәм үлү куркынычы арта. Шуңа күрә терлекчелек хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә түбәндәге чараларны тәэмин итәргә киңәш итәбез:
1. Терлекләрне өзлексез рәвештә чиста һәм саф су белән тәэмин итәргә;
2. Авыл хуҗалыгы терлекләре тора торган биналарны канэчкеч бөҗәкләргә каршы репеллент чаралары белән эшкәртергә;
3. Кардаларда, җәйге лагерьларда һәм көтүлекләрдә күләгәле урыннар ясарга;
4. Хайваннар бина эчендә торган очракта өстәмә рәвештә җилләтү, су сиптерү системалары, сулыкларда коену чараларын күрергә;
5. Терлекләрне ашату рационын яңадан карарга һәм терлек азыгының энергетик тукланучанлыгын арттырырга һәм минераль өстәмәләр өстәргә киңәш ителә.
Эсселек һәм корылык сәбәпле ашлык һәм терлек азыгы җитештерү кыенлашуын күзаллап, сыерларны эссе сугудан савымнарның кимүен дә алдан исәптә тотып эш итү зарур.