Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында фикер алышуда катнашты

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы вәзгыять турында фикер алышу буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров рәислегендә узды.
Җыелыш барышында терлекчелек мәсьәләләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында терлекчелек тармагын үстерү һәм сөт терлекчелегендә цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International