Бүген Балтач районына Беларусия Республикасыннан рәсми кунаклар, С.Н.Вышелесский исемендәге Эксперименталь ветеринария институты директоры Юрий Ломаков һәм Эксперименталь ветеринария институтының физик-химик тикшеренүләр һәм гамәли токсикология кафедрасы доценты Иван Дубин килде.
Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, идарәнең дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов һәм Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табиблары катнашты.
Белоруссиядән килгән кунаклар «Кызыл Юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшчәнлеге белән таныштылар. Эшлекле очрашу хезмәттәшлекне үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу максатларында оештырылды.