Алмаз Хисаметдинов терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре киңәшмәсендә ветеринария өлкәсе эшенә хисап ясады

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агымдагы елның 5 аенда терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ветеринария буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Чыгышында ул бозауларны тәрбияләү, саклап калу, мөгезле эре терлекләрне тоту һәм эпизоотиягә каршы чаралар буенча башкарылган эшләргә анализ ясады.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарында терлекчелек буенча эш йомгаклары һәм терлекчелек тармагын үстерүнең юл картасын үтәү һәм сөт терлекчелегендә цифрлаштыру эше турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International