ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә Россиянең Чиләбе өлкәсендә югары патогенлы кош гриппы очрагы теркәлгән. Соңгы вакытта Төмән өлкәсендә шулай ук кош гриппы чире очрагы ачыкланган иде. Шуларның ике очрагы кыргый кошларда һәм тагын икесе йорт кошларында табылган иде.

Дәүләт ветеринария берләшмәләрендә Татарстан Республикасы баш ветеринария табиблары белгечләре белән берлектә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы бүлеге белгечләре белән берлектә аңлату эшләре алып барыла. Әлеге җыелышлар авыл хуҗалыгы һәм кош-корт сату-алу белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре өчен махсус үткәрелә. 

11 сентябрьдән Казанда традиция буенча көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Һәр атна шимбә көнне шәһәрнең һәр районында урнашкан 15 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көнкүреш тауарлары сәүдәсе оештырылачак. Гадәттәгечә, ярминкәләрдә фермерлар шәһәр халкына юнь бәядән азык-төлек продукциясе тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, ярминкәләр ит-сөт, балык, яшелчә һәм башка азык-төлек продуктларына бай булыр дип көтелә.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Алексеевск зонасына керүче район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.

Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы вазыйфасына Хөснуллин Рәис Салих улы билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Аксубай район дәүләт ветеринария берләшмәсе коллективына Рәис Салих улын тәкъдим итте.

Сарман районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе-Баш ветеринария табибы итеп Зарипов Салават Әшрафулла улы билгеләнде.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә мөгезле эре терлекләр лейкоз авыруы буенча 2021 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән яңа ветеринария кагыйдәләре турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Бөгелмә районы ветеринария берләшмәсендә булды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең тикшерү-ревизия эшләре бүлеге башлыгы Илнур Галимҗанов җитәкчелегендәге ревизия комиссиясе эш визиты белән Бөгелмә районының ветеринария берләшмәсендә булды.


2
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2 сентябрь көнне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Лаеш районында эшлекле сәфәрдә иде. Иң элек ул район дәүләт ветеринария берләшмәсендo булды. Аннан ветеринария лабораториясе һәм участок ветеринария пунктлары эшен карады. Эшлекле очрашу вакытында ветеринария белгечләре көзге ветеринария-профилактика эшләре барышы турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International