Арча районында Яңа Кырлай авылында 11 сентябрьдә традиция буенча Атлар көне узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ат спорты ярышларына багышланган әлеге тантаналы чарада республиканың ветеринария хезмәте исеменнән катнашты. Шулай ук бу көнне биредә Арча районы ветеринария белгечләре эшләде.
Шимбә көнне, 11 сентябрьдә, Казанда һәм республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәрендәге берничә ярминкә эшенә күзәтү ясады. Ул беренче булып "Казан" Агросәнәгать паркы" территориясендәге ярминкә территориясендә булды, сәүдә рәтләрен карап чыкты, ярминкәгә китерелгән продукциянең сыйфаты турында ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре белән аралашты.
Бу көннәрдә Самара шәһәрендә "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уза. Бәйгедә "Иң яхшы ветеринария фельдшеры" номинациясендә Татарстан Республикасыннан ике конкурсант катнаша. Шуларның берсе - Арсен Ишмурзин, Яр Чаллы шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәре, икенчесе - Ильяз Галиәкбәров, Буа районының Авангард хуҗалыгынңы эшләүче ветеринария фельдшеры.
Мәгълүм булганча, Россиядә 17-19 сентябрьдә сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Татарстан Республикасында тавыш бирү көннәрендә 2810 сайлау участогы ачылачак. Коронавирус пандемиясе шартларында иң мөһим бурыч – сайлаучылар сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлык чараларын тәэмин итү.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ветеринария белгечләре катнашында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау турында" матбугат очрашуы узды. Ветеринария белгечләре кисәтүенчә, көз айларында күчмә кошларның көзге миграциясе сәбәпле, эре хуҗалыкларга һәм шәхси хуҗалыкларга инфекция эләгү куркынычы бар. Хуҗалыкларда кошларның сәламәтлеген һәм халыкның сәламәтлеген саклау максатыннан ветеринария белгечләре профилактик чараларны үтәргә һәм үсеп җиткән кош-кортны вакытында сугымга чалырга киңәш итәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәрәҗәле кунак, Кемерово өлкәсе – Кузбасс Хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Алексеев булып китте. Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кунакны шәхсән үзе каршы алды, идарә буенча танышу экскурсиясе үткәрде, шулай ук ул Татарстан Республикасының Ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән таныштырды.
2021 елның 1 сентябрендә мөгезле эре терлек лейкозы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керде, алар 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән документта лейкоз авыруына шик тудыра торган нигезләр язылган, диагностик чаралар аныкланган.
Шимбә көнне, 11 сентябрьдә Арча районында Яңа Кырлай авылында татар халкының милли традицияләренә нигезләнгән бәйрәм – Ат көне узачак. Бу көнне ат чабышлары, ат спорты ярышлары үткәрелә. Тантананың ачылышы 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ярдәме белән уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Ярославль өлкәсеннән килгән кунаклар булып китте. Ярославль өлкәсенең Хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе директоры Евгений Орлов, станциянең директор урынбасары – филиал башлыгы Петр Малофеев һәм "Балык район ветеринария станциясе" дастаханәсе мөдире Лариса Козина эш визиты белән Казан шәһәренең дәүләт ветеринария берләшмәсендә булдылар һәм республиканың ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар.
Пәнҗешәмбе көнне, 9 сентябрьдә, 15:30 сәгатьтә, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Көзге чорда республика территориясенә югары патогенлы кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау" темасына матбугат очрашуы узачак.