ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте дәүләт бүләкләренә лаек булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ике алтын медаль һәм ике бронза медаль белән бүләкләнде. 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

ТР Министрлар Кабинетынң Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәте (Россельхознадзор) җитәкчесе Никита Лебедев рәислегендәге видеоконференцэлемтә форматында Бөтенроссия хайваннарны яклау фәнни-тикшеренү институты вәкилләре белән берлектә югары патогенлы кош гриппын кисәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм Казан шәһәренең Ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев Татарстан Республикасы Дәүләт ветеринария хезмәтен тәкъдим итте. Бүген алар "Ветеринариядә актуаль трендлар" түгәрәк өстәл утырышында катнашты. "Алтын көз - 2021" форумы - илдә иң эре авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе.

Республиканың район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә кош гриппы һәм Африка дуңгыз чумасы буенча гадәттән тыш хәлләр комиссияләре утырышлары узды. Киңәшмәләрне районнарның баш ветеринария табиблары һәм территориаль бүлекләр инспекторлары район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә үткәрделәр. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик вәзгыять элеккечә киеренке кала, дип хәбәр итә. 2021 елның 3 октябренә Россия Федерациясе территориясендә эпизоотик вәзгыятьнең түбәндәге үзгәрешләре булган. "Ветеринария Үзәге" федераль бюджет учреждениесы мәгълүматлары буенча 2021 елның 27 сентябреннән 3 октябренә кадәр чорда Россиядә Африка дуңгызлар чумасының 13 чыганагы һәм 3 инфекцияле объект санала.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринарияберләшмәсе хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" акциясенә кушылды. 


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Республиканың ветеринария хезмәте белгечләре кош гриппы янау куркынычы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан халыкны һәм кошчылык хуҗалыклары эшчәнлеген тикшерү эше алып бара. Кош гриппы вирусын кертмәү һәм таралуга юл куймау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 3 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.

Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Ырынбур өлкәсе буенча идарәсенә Татар Каргалысы, Сакмар районы һәм Пономарево районының Новобородское авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларының күпләп һәлак булуы турында мәгълүмат килеп ирешкән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International