Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.
Ревизия тикшерүләр йомгаклары буенча Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә чыгу нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук хокук мәсьәләләре, ветеринария лабораториясе эшчәнлеге, эпизоотик эш алып бару һәм ветеринария берләшмәсендә дәвалау-профилактика чаралары буенча анализ ясалды.