Алмаз Хисаметдинов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2021 елның 8 октябре, җомга

ТР Министрлар Кабинетынң Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Хөрмәтле коллегалар, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! 

Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Татарстан - бүгенге көндә илнең агросәнәгать тармагында халыкны азык-төлек белән тәэмин итә торган аз санлы төбәкләренең берсе. 

Көннән-көн республика товар җитештерүчеләренең продукциясе көндәшлеккә сәләтлерәк була бара. Бу  меңләгән агрономнар, терлекчеләр, механизаторлар, ветеринарлар коллективының һәм төбәгебезнең азык-төлек белән тәэмин итүчеләрнең тырыш хезмәте һәм бергә килешеп эшләвенең нәтиҗәсе.

Авыр һәм намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән сезгә рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар, тыныч тормыш, бәхет-куанычлар телим.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International