Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Ырынбур өлкәсе буенча идарәсенә Татар Каргалысы, Сакмар районы һәм Пономарево районының Новобородское авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт кошларының күпләп һәлак булуы турында мәгълүмат килеп ирешкән иде.
– Россельхознадзор хезмәткәрләре Оренбург өлкәсе авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының Ветеринария идарәсе белән берлектә йорт кошлары һәлак булган урынга барды һәм йорт кошларының аеруча куркыныч йогышлы авыруларын булдырмау өчен патологик һәм биологик материаллардан пробалар алды, – дип сөйләде Оренбург өлкәсе буенча Россельхознадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Офелия Микаелян.
Россельхознадзорның «Оренбург референт үзәге» һәм «Оренбург өлкәсе ветеринария лабораториясе» лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә, кош гриппы вирусының А тибы РНКсыначыкланган.
2021 елның 4 октябрендә диагноз Владимир шәһәренең Хайваннар сәламәтлеген саклау федераль үзәге («ВНИИЗЖ») лаборатория тикшеренүләре тарафыннан расланган.
Татар Каргалысы һәм Новобородское авылында карантин чикләүләре кертелде. Россельхознадзор хезмәте белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыклар ияләренә кош-кортны ябык режимда асрауны тәэмин итәргә, кош-кортны изоляцияләнгән тоту чараларын күрергә, синантроп һәм кыргый кошлар белән контактларны булдырмаска кирәклеген катгый төстә таләп итә. Барлык торак пунктларда кош санын исәпкә алуны, аның клиник халәтен тикшерүне тәэмин итүне искәртә.
Йогышлылыгы югары булган кош гриппы - ул вируслы авыру. Авыру тиз таралу һәм йорт кошларының 80-100 процент үлеме белән куркыныч. Кош гриппына барлык төр кошлар, аеручайорт кошлары бик нк бирешә. Авыру ачыкланганда карантин кертелә һәм ветеринария-санитария чаралары үткәргәндә, барлык гкансыз ысул белән үтерелә һәм яндыру ысулы юк ителә.