Бүген РФ Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелегенең федераль хезмәте (Россельхознадзор) җитәкчесе Никита Лебедев рәислегендәге видеоконференцэлемтә форматында Бөтенроссия хайваннарны яклау фәнни-тикшеренү институты вәкилләре белән берлектә югары патогенлы кош гриппын кисәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, шулай ук ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре, төбәкнең эре кошчылык бизнесы вәкилләре катнашты. Субьектларның ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре югары патогенлы кош гриппы буенча агымдагы эпизоотик вәзгыять, шулай ук аның таралуын булдырмый калу чаралары турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында территориаль идарә тарафыннан күрелгән чаралар, шулай ук субъектның башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм профилактика эшләрен уздыру турында хәбәр ителде.