Кош гриппы һәм дуңгыз чумасы буенча гадәттән тыш хәлләр комиссияләре утырышлары узды

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Республиканың район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә кош гриппы һәм Африка дуңгыз чумасы буенча гадәттән тыш хәлләр комиссияләре утырышлары узды. Киңәшмәләрне районнарның баш ветеринария табиблары һәм территориаль бүлекләр инспекторлары район һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләре белән берлектә үткәрделәр. Шулай ук район үзәкләрендәге авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, авыл җирлеге рәисләре, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте вәкилләре һәм кошчылык хуҗалыклары милекчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, кош гриппы һәм Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотик вәзгыять илдә элеккечә киеренке булып кала бирә. Кош гриппының яңа чыганаклары Саратов, Самара, Башкортстан Республикасының Туймазы районында, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре кебек күрше һәм чиктәш төбәкләрдә ачыкланганын әйтеергә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе күчмә кошларның көзге миграциясе чорында вирус йогу куркынычы югары булуын искә төшерә. Кыргый кошлар - кош гриппы вирусының төп таратучылары. 

Бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә дуңгызларда африка чумасының 13 чыганагы һәм инфекцияле продукт ачыкланган 3 объект ачыкланган, шул исәптән: Амур өлкәсе территориясендә 8 урын, Свердловск өлкәсе территориясендә - 2 урын, Хабаровск крае территориясендә - 1 урын, 1 инфекцияләнгән объект Пермь крае территориясендә, 1 инфекцияле урын Кострома өлкәсе территориясендә, 1 урын - Түбән Новгород өлкәсе территориясендә, 1 инфекөия чыганагы Чиләбе өлкәсе территориясендә теркәлде.

Африка дуңгыз чумасы вирусын дуңгызчылык предприятиеләренә һәм хуҗалыкларга кертүне булдырмас өчен кыргый кабан популяциясен мөмкин кадәр киметергә, ветеринария кагыйдәләрен һәм таләпләрен үтәп, ябык режимда хуҗалыкларның эшен киметергә кирәк. Ветеринария хезмәте вирусны иртә ачыклау максатларында республика территориясенә дуңгызчылык һәм кошчылык продукциясен кертүгә мониторинг уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International