"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанның ветеринария хезмәте дәүләт бүләкләренә лаек булды

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

"Алтын көз - 2021" XXIII Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте дәүләт бүләкләренә лаек булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ике алтын медаль һәм ике бронза медаль белән бүләкләнде. 

 «Татарстан Республикасында хисап җыю, гомумиләштерү һәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасын булдырган һәм гамәлгә керткән өчен» алтын медаль;

"Ветеринар һөнәрен популярлаштыруга, профориентлаштыруга, традицияләрне һәм ветеринария тарихын саклауга керткән өлеше өчен" алтын медаль;

"Хайваннарның йогышлы авыруларын профилактикалау һәм йогышлы авыруларны юк итү  программасын эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен (ветеринария ортопедиясе), шулай ук "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы территориясендә котыру авыруын бетерү өчен" Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе бронза медальләр белән бүләкләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария идарәсе белгечләрен конкурс эшләрен әзерләүчеләрне котлады һәм аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерәбез, "Алтын көз - 2021" форумында Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтен тәкъдим иттеләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International