Ветеринария хезмәте белгечләре кош гриппын булдырмау максаты белән кошчылык хуҗалыкларда тикшерү үткәрә

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Республиканың ветеринария хезмәте белгечләре кош гриппы янау куркынычы турында мәгълүмат җиткерү максатыннан халыкны һәм кошчылык хуҗалыклары эшчәнлеген тикшерү эше алып бара.

Кош гриппы вирусын кертмәү һәм таралуга юл куймау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 3 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк.

Беренчедән, барлык хуҗалык милекчеләренә йорт кошларын чит кошлар (кыргый, күрше хуҗалык кошлары) белән элемтәгә кермәгән шартларда асрарга киңәш ителә. Кош-корт тоту урыннарына чит затларны кертмәү шарт.
Икенчедән, чит хуҗалыкларда, базарларда һәм ачык сулыкларда, кош-корт күпләп җыелу урыннарында, кошчылык предприятиеләре тирәсендә өй һәм кыргый кошлар белән контактны булдырмау зарур.
Йорт кошларын урамда йөртү гражданнарның шәхси хуҗалыкларында гына башкарылырга тиеш.
Кош гриппының эпизоотия чыганаклары теркәлгән территорияләрдә санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алмаска кирәк.
Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә кыргый кошларның һәлак булуын ачыклау максаты белән хуҗалыклар тирә-юнендәге территорияләрне көн саен тикшереп чыгарга киңәш ителә.
Шәхси хуҗалыкларда кош-кортны саклау өчен һәм кыргый табигатьтән кошлар гриппы кертелүгә юл куймас өчен, ветеринария белгечләре гражданнарга түбәндәге профилактика чараларын күрергә киңәш итә:
- Яңа сатып алынган кош-кортны бары тик кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына алып керергә кирәк. Яңа сатып алынган кошларны 30 көн карантинда тоту таләп ителә, Бу чорда кошларның хәлен игътибар белән күзәтергә кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итү таләп ителә.
Йорт кошларын тотуның тиешле санитар шартларын тәэмин итүдә төп шартларның берсе. Бу максаттан, кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып, дезинфекция үткәреп торырга кирәк.
Кош-кортны караганда махсус аерым киемдә һәм аерым аяк киемнәре киеп кенә карарга кирәк, аны даими рәвештә юып һәм чистартып тору сорала.
Кошларга бары тик сыйфатлы һәм куркынычсыз азык ашатырга, азыкны куркынычсызлык гарантиясе белән эре җитештерүчеләрдән, имин төбәкләрдән генә алу шарт. Азыкны ябык урында, киек кошлар, кимерүчеләр үтеп керми торуын тәэмин итү таләп ителә. Үлгән кош ачыкланган очракта, ветеринария белгечләре аны лаборатория тикшеренүләренә Республика ветеринария лабораториясенә җибәрергә куша.

Хөрмәтле Татарстан халкы! Республиканың иминлеге сезнең уяулыкка һәм сак булуыгызга бәйле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International